Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Раушания Юкачеваны соңгы юлга озату

Дүшәмбе 18.07.2022

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева халык артисты Раушания Юкачеваның вафаты белән килешә алмавын әйтте. Бу хакта ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында хушлашу мәрасимендә сөйләде.

«Бүген театрның йөрәге яраланды. Раушания минем өчен иң якын дустым иде. Мин аның китүе белән һич тә килешә алмыйм. Соңгы ун көндә без аның белән «Ижминводы» шифаханәсендә ял иттек. Минем өчен борчылып, янып-көеп яшәде. Раушания мәрхәмәтле, көчле рухлы кеше иде. Ул уйнаган һәр спектакль кешенең күңелендә кала», - диде Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан сәнгате зур югалту кичерүен әйтте.

«Кабатланмас үзенчәлекле талантлы, шәхси сыйфатлары аңа гаҗәеп образлар иҗат итәргә мөмкинлек бирде. Раушания апа иҗади эшчәнлек белән берлектә администрация эшчәнлегендә дә күп хезмәт куйды. Ул хезмәттәшләренә киң күңелле дус булды. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», - диде ул.

«Раушания үзенчәлекле, кабатланмас, үзенә генә хас булган төсләр белән спектакльләрне баета иде, мәхәббәте белән тамашачыны яулап алды. Аның тырышлыгы белән театрда «Балачак» студиясе ачылды», - диде Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Ул Раушания Юкачева белән Николай Юкачевның матур гаилә корганнарын искә алды. «Кызганыч, берничә ел элек Николай арабыздан китеп барды. Ләкин Раушания күңелен төшермәде, коллегаларына һәрвакыт игътибарлы булды», - диде ул.

Илдар Хәйруллин Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы исеменнән, актрисаның якыннарының авыр кайгысын уртаклашуын әйтте.

Камал театрының танылган актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева кичә вафат булды. Аңа 63 яшь иде. Актрисаны туган авылы – Питрәч районы Күн авылында җирлиләр.

Татар-информ. Зилә Мөбәрәкшина. 18.07.2022. 




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!