"РОССИЯ МИЛЛИ ТЕАТРЫ: ЯҢА СТРАТЕГИЯ" ДИСКУССИЯСЕ ТРАНСЛЯЦИЯСЕ
Дүшәмбе 28.09.2020
Бүген XXVII Пушкин театр фестивале кысаларында (Псков ш.) "Россиянең милли театры: яңа стратегия" дигән темага ачык дискуссия үтә. Әлеге чарада Камал театры директоры Илфир Якупов һәм театрның махсус проектлар кураторы Нияз Игъламов презентацияләр белән чыгыш ясый.Дискуссияне Псков театры сайты аша туры эфирда карарга мөмкин.