Камал театры һәм консерватория җитәкчелеге хезмәттәшлек планнары турында фикер алыштылар
Чәршәмбе 18.08.2021
Бүген Камал театрында Театр һәм Казан консерваториясе җитәкчелегенең эшлекле очрашуы узды. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр директоры Илфир Якупов, театрның баш дирижеры Данияр Соколов, Казан консерваториясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Вадим Дулат-Алеев һәм консерваториянең фәнни эшчәнлек һәм үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Дилия Хәйретдинова хезмәттәшлек перспективаларын билгеләделәр һәм уртак белем бирү программалары турында фикер алыштылар.