Премьера белән, дуслар! (фоторепортаж)
Шимбә 04.11.2023
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Игезәк» спектакленең премьерасы узды. Автор - Ркаил Зәйдулла, режиссер - Рамил Гәрәев, рәссам - Лилия Хисмәтуллина, композитор - Йосыф Бикчәнтәев, яктылык буенча рәссам - Александр Рязанөев, балетмейстер - Дамир Булатов, спектакльнең сәнгать җитәкчесе - Фәрит Бикчәнтәев.
Пьесада вакыйгалар Урта гасырларда Бөек ил территориясендә бара. Анда ике төп герой - Хан һәм Шагыйрь. Алар шулкадәр охшаган ки, хәтта иң якыннары да аларны аера алмый…
Премьераны шулай ук 5, 7 ноябрьдә, 26 декабрьдә һәм 6 гыйнварда күрергә мөмкин.