Камал театрында Марсель Сәлимҗанов премияләре тапшырыла
Пәнҗешәмбе 02.11.2023
2023 елның 7 ноябрендә Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 89 ел тула. Бу көнне, традиция буенча, Камал театрында премьера - "Игезәк" спектакле. Шулай ук ике елга бер тапкыр танылган театр режиссеры истәлегенә Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр сәнгате өлкәсендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы да уза. Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды.
Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм мактау дипломы тапшырыла. Конкурс комиссиясенә Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә.