"Шәрык клубы"нда "о, мой гид" проекты кысаларында экскурсия узды
Чәршәмбе 26.10.2022
Кичә, 25 октябрьдә, интерактив мультимедиа комплексында "О, мой гид" проекты кысаларында экскурсия узды. Чарага теләге булган һәркем теркәлә ала иде. Экскурсияне комплекс хезмәткәрләре үткәрде, алар татар театры тарихы турында җентекләп сөйләделәр һәм комплексның барлык заллары белән таныштырдылар.
"О, мой гид" проекты ТР Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәмендә тормышка ашырыла.