"Шәрык клубы"нда җәйге экскурсияләр
Дүшәмбе 20.06.2022
Кадерле казанлылар һәм башкалабыз кунаклары! Камал театры тиздән ялга китә, әмма "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексы сезнең өчен җәй буе ялларсыз эшләячәк! Һәр көнне 13.00, 15.00, 17.00 һәм 19.00 сәгатьтә экскурсиягә килү мөмкинлеге бар.
Язылу өчен телефон: (843) 200-12-37
Билетларны шулай ук сайт аша да алырга мөмкин. Адрес: Татарстан ур., 8.