Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театры казан экскурсоводлары өчен мастер-класслар оештыра

Җомга 17.06.2022

20 июньнән 24 июньгә кадәр "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексында Казан экскурсоводлары өчен актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме буенча мастер-класслар узачак. Тренинглар оештыру идеясы 25 майда туроператорлар катнашында комплекс буенча үткән тур вакытында туды.

Мастер-классларны Татарстан Республикасының халык артисты Радик Бариев, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Миләүшә Шәйхетдинова, Ришат Әхмәдуллин, шулай ук режиссер Рамил Гәрәев үткәрәчәк.

Чаралар Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты белән хезмәттәшлектә уза.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!