Шатлыклы хәбәр!
Сишәмбе 16.05.2023
Дуслар, шатлыклы хәбәр! Театрыбыз артисты Раил һәм тәрҗемәче Зөлфия Шәмсуаровлар гаиләсендә малай туды. Чын күңелдән котлыйбыз! Улыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы булып үссен! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балагызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр телибез!