Зур концертлар залында Әсхәт Хисмәтовның концерты узды
Сишәмбе 16.05.2023
Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында театр оркестры катнашында Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов концерты узды. Концертта ул театр спектакльләреннән җырлар һәм танылган халык җырларын башкарды. Чарада шулай ук Камал театры артистлары да катнашты. Оркестрның баш дирижеры - Данияр Соколов.