Оркестр концертына 50% ташлама
Чәршәмбе 16.11.2022
Кадерле тамашачылар! 20 ноябрьдә безнең оркестрның тарихта беренче тапкыр С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында сольный концерты була. Бу тарихи дата уңаеннан Без сезнең өчен бүләк әзерләдек - сайтта промокод һәм кассадагы спектакльләргә чакыру билетлары.
ОРКЕСТР дигән промокод 50% ташлама бирә. Сез аны безнең сайтта сылтама буенча куллана аласыз.
Оркестр концертына сатып алынган һәр билет өчен кассада Камал театры спектакльләренә бушлай чакыру билеты бирелә. Акциядә катнашучы спектакльләр исемлеген кассада ачыклагыз. Адрес: Татарстан ур., 1. Телефон: 293-03-74.
Акция 2022 елның 20 ноябренә 16.00 сәгатькә кадәр гамәлдә. Акция буенча сатып алынган билетларны кире кайтарып булмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертү хокукына ия.