Уфа гастрольләре ябылды
Пәнҗешәмбе 17.11.2022
Кичә легендар "Зәңгәр шәл" спектакле белән Камал театрының Уфа гастрольләре ябылды. М.Гафури исемендәге Башкорт академия театры залында тамашачылар шыгрым тулы иде.
Спектакльдән соң Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфикова камаллыларга Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.
Кадерле тамашачылар! Без җылы кабул иткәнегез өчен бик зур рәхмәт! Киләсе гастрольләрдә очрашканга кадәр.