Театр директоры эшлекле сәфәр белән Уфада
Сишәмбе 07.09.2021
Бүген Камал театры директоры Илфир Якупов эшлекле сәфәр белән Уфага барды. Ул Башкорт драма театры, «Нур» театры җитәкчелеге белән очрашты. Илфир Илшат улы, шулай ук, иртәнге телевидениегә чакырылган иде һәм Башкортстанның әйдәп баручы басмаларына һәм радиостанцияләренә интервьюлар бирде.