Камал театры 117 сезонын ачты (фоторепортаж)
Шимбә 10.09.2022
Кичә Казанда Камал театрының 117нче сезоны ачылды. 18.00 сәгатьтә театр каршына Камал бинасының кечкенә күчермәсе рәвешендәге арт-объект урнаштырылды. Анда теләге булган һәркем яңа сезонга теләк-тәкъдимнәрен калдыра ала.
Спектакль башланганчы сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша чыкты һәм театрның яңа сезонга планнары турында сөйләде. Шулай ук ул иң оригиналь образ бәйгесе җиңүче Айзилә Гатауллинага VIP-абонемент тапшырды.