Казан кинофестивалендә Фәрит Бикчәнтәев турында фильм күрсәтелде
Дүшәмбе 12.09.2022
7-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узды. «Фәрит Бикчәнтәев. Азатлык юлында» документаль фильмы кинофестиваленең "Төрки дөнья" программасына кертелде. Фильм 11 сентябрьдә 12.20 дә "Синема 5" кинотеатрының ("Республика" сәүдә үзәге) 6нчы залында күрсәтелде. Фильмны Камал театрының директоры Илфир Якупов тәкъдим итте.