Пришлый / Килмешәк
До начала осталось:
Пришлый / Килмешәк
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Тирән кайгы

Сишәмбе 28.11.2023

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Каты авырудан соң 2023 елның 28нче ноябрендә 84нче яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисткасы Наилә Хәким кызы Гәрәева вафат булды.

Наилә Гәрәева бөтен тормышын театрга багышлаган искиткеч талантлы шәхес, татар театрына 60 елдан артык фидакарь хезмәт иткән сирәк артистларның берсе иде.

Н.Х.Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасына кабул ителә.

1960 елда татар театр сәнгатендә зур вакыйга, яңалык була. Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» әсәрендә Камал театрының бөек шәхесләре белән беррәттән сәхнәгә беренче тапкыр Наилә Гәрәева чыга. Театр студиясенең әле икенче курсында гына укучы 19 яшьлек Наилә спектакльдә баш рольне – Рәхиләне башкара. Рәхиләнең чаялыгы, тынгысызлыгы, гүзәл яшьлеге, самимилеге, назлылыгы, нәзакәтлелеге белән Наилә Гәрәева барлык тамашачының мәхәббәтен яулап ала. Театр сәхнәсендә яңа йолдыз балкый һәм тиз арада ул татар яшьләренең кумирына, иң яраткан, иң популяр артисткасына әверелә.

1966 елда куелган Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектакле театр тормышында икенче бер олы вакыйга булып яңгырый. Спектакльнең төп героинясы Әсәл ролендә Наилә Гәрәеваның таланты бөтен гүзәллеге, нәфислеге, шигъри матурлыгы белән ачыла. Әлеге образы өчен актриса 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Кабатланмас талантка, үзенә генә хас аһәңгә, киң сәхнә диапазонына ия булган артистка Наилә Гәрәева Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 60 елдан артык иҗат итеп, халкыбызның ихлас мәхәббәтен яулады. Аның иҗат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә уйналган 100дән артык образ бар. Төрле елларда башкарылган: Зөбәйдә – «Зөбәйдә – адәм баласы», Әни – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Рәмзия – «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит); Зөбәрҗәт – «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим); Гөлтәкин – «Айдын» (Җ.Җаббарлы); Диләфрүз – «Диләфрүзгә дүрт кияү», Миләүшә – «Дуслар җыелган җирдә», Миләүшә – «Хушыгыз!», Надия – «Монда тудык, монда үстек», Сәлимә – «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин); Энҗе – «Кол Гали» (Н.Фәттах); Агазия – «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим); Изабелла – «Чамасына күрә чарасы», Джульеттаның сөт анасы – «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир); Сюзанна – «Фигароның өйләнүе» (П.-О.Бомарше); Марианна – «Тартюф» (Ж.-Б.Мольер); Бибкәйнур – «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Алия – «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Шамбодэ – «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Күрше – «Бичура» (М.Гыйләҗев); Сабира – «Зәңгәр шәл», Шәмсия – «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Меме – «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Бибинур – «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков); Галимә – «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш); Ануш – «Ханума» (А.Цагарели); Анфиса – «Өч сеңел» (А.Чехов); Абруй – «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев) һәм башка бик күп рольләре артистканың төрле жанрда да искиткеч тормышчан, табигый һәм хисле уенының үрнәге һәм татар театр сәнгате тарихы битләрендә күренекле урын алган зур хәзинә булып торалар.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Н.Х.Гәрәева бүген дә иҗатта, сәхнәдә иде. Театр репертуарында зур уңыш белән барган спектакльләрдә ул башкарган Хәлимә Әмировна – «Бабайлар чуагы» (И.Зәйниев), Миңниса – «Әтәч менгән читәнгә» (А.Гыйләҗев), Ана – «Исәнме, улым!..» (Б.Абдураззоков) һәм башка образлар театр сәнгате күгендә якты маяк булып, халкыбыз күңелендә лаеклы урын алдылар.

Наилә Хәким кызы шулай ук театр педагогикасы өлкәсендә фидакарь хезмәт итте. Чирек гасырдан артык ул Казан дәүләт мәдәният институтында һәм Казан Театр училищесында республикабыз һәм илебез күләмендә иҗади кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертте.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Хәким кызы Гәрәева татар халкының иң танылган һәм яраткан сәхнә осталарыннан берсе иде, ә аның иҗат һәм тормыш юлы – табигать биргән олы талантка һәм сәнгатькә, шулай ук милләткә тугрылык билгесе булды.

     Халкыбызның сөекле артисткасы Наилә Гәрәеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

«Татарстан Республикасының халык артисты» – 1976;

«Россия Федерациясенең атказанган артисты» – 2010;

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты – 1967;

Орден «Дружбы» – 2000;

«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены – 2015;

«Дуслык» ордены – 2020.

  

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева белән хушлашу 29 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында була (К.Насыйри урамы, 17)




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!