Шәмәрдәндә камаллылар белән иҗади очрашу
Сишәмбе 19.04.2022
Кичә, 18 апрельдә, Татарстан Республикасы Саба районының "Үсеш" Шәмәрдән лицеенда Камаллылар белән иҗади очрашу узды. РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Илдар Хәйруллин актерлык һәм режиссерлык осталыгы буенча мастер-класс үткәрде, ТР халык артисты Фуат Әбүбәкеров спектакльдә музыкаль бизәлешнең мөһимлеге турында сөйләде, ТР атказанган артисты Фәнис Җиһаншин сәхнә сөйләме буенча тренинг, ә Дилә Хәсәнова бутафорлык осталыгы буенча тренинг үткәрде.