Камал театры директоры эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә китте
Дүшәмбе 18.04.2022
Бүген, 18 апрельдә, Камал театры директоры Илфир Якупов эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә китте. Иртән Илфир Илшат улы Театраль мирас комиссиясе советы әгъзасы буларак, РФ Театр әһелләре берлеге секретариаты утырышында катнашты. Ә төштән соң «МТС Энтертейнмент» генераль директоры Михаил Минин белән очрашты һәм киләчәккә планнар хакында фикер алышты.