Маленькие ручки / Нәни куллар
До начала осталось:
Маленькие ручки / Нәни куллар
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театрында Сергей Скомороховның "Пролог" күргәзмәсе ачылды

Җомга 15.04.2022

Кичә, 14 апрельдә, Камал театрының баш рәссамы Сергей Скомороховның 70 яшьлек юбилее уңаеннан «Пролог» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Ачылу тантанасында сәламләү сүзләре белән Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Илдар Хәйруллин, Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова һәм Россия Рәссамнар берлеге рәисе Илнур Сираҗиев чыгыш ясадылар. Ачылу тантанасын сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова алып барды.

Театр фойесында төрле елларда театрның төп спектакльләренә эскизлар һәм макетлар, костюмнар, бутафория, шулай ук спектакльләргә декорацияләр фрагментлары урын алган. Экспозицияне шулай ук Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының «спектакльне сәнгатьчә бизәү» һәм «театр макеты» дисциплиналары буенча Сергей Скомороховның белемнәрен һәм һөнәри тәҗрибәсен үзләштерүче һәм үзләштергән студентлары һәм чыгарылыш укучыларының хезмәтләре дә тулыландырды.

"Әлбәттә, театр кием элгечләреннән башлана. Әмма һәр спектакльнең беренче тәэсире, барыннан да элек, декорацияләр һәм костюмнар ярдәмендә формалаша. Шуңа да экспозициянең исемен "Пролог" дип атадык. Күпмедер дәрәҗәдә ул минем укучыларым өчен дә, минем өчен дә пролог булачак», — дип сөйләде Сергей Скоморохов.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!