Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Уфада Камал театры гастрольләре ачылды!

Чәршәмбе 09.11.2022

Бүген К.Тинчурин пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән Уфада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре ачылды. Уфа "Нур" татар дәүләт театры залы тамашачылар белән шыгрым тулы иде.

Сәхнәдән сәламләү сүзләре белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, «Нур» театры директоры Фирзат Габидуллин һәм М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры директоры Иршат Фәйзуллин чыгыш ясады.

Театр Уфага барлыгы 8 спектакль алып килде, алар арасында соңгы еллардагы премьералар һәм легендар «Зәңгәр шәл». Гастрольләр 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!