"Һөнәр" фестиваленең 4 спектакле - Камал театры сәхнәсендә
Пәнҗешәмбе 10.11.2022
5-10 декабрьдә Казанда «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале уза. Камал театры әлеге фестивальдә 5 декабрь көнне Коки Митани пьесасы буенча Айдар Җәббаров сәхнәләштергән «Көл» спектакле белән катнашачак.
Шулай ук Зур һәм Кече сәхнәләрдә «Һөнәр»нең тагын 3 спектакле уйналачак.