Уфа гастрольләре (2 көн, фоторепортаж)
Җомга 11.11.2022
Кичә Камал театры Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә "Хуш, авылым" спектаклен тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, камаллылар Уфага барлыгы 8 спектакль алып килде, алар арасында соңгы еллардагы премьералар һәм легендар «Зәңгәр шәл». Гастрольләр 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.