Зур концертлар залында Камал театры оркестры концерты узды
Дүшәмбе 21.11.2022
Кичә, 20 ноябрьдә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Камал театры оркестрының сольный концерты узды. Бу оркестрның Зур концертлар залы сәхнәсендә беренче концерты. Концертның беренче бүлегендә Камал театры спектакльләреннән әсәрләр яңгырады, икенче бүлектә Россияның танылган композиторлары әсәрләре башкарылды.
Чарада шулай ук Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры да катнашты. Чараны Татарстан Республикасының атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин алып барды.
Камал театрының музыка бүлеге мөдире һәм оркестрның баш дирижеры Данияр Мнир улы Соколов.

































