Чирмешән районы Лашман авылында "Мәхәббәт FM" спектакле белән Миләүшә Шәйхетдинованың юбилее билгеләп үтелде
Сишәмбе 11.10.2022
Кичә Камал театры Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында ике тапкыр Илгиз Зәйниевның "Мәхәббәт FM" спектаклен тәкъдим итте. Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм аншлаг белән узды.
Комедия Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Миләүшә Шәйхетдинованың юбилее уңаеннан уйналды. Лашман авылы - Миләүшә Наилевнаның әти-әнисе туган авыл. Җирле мәдәният йорты РФ һәм ТР халык артисты Наил Шәйхетдинов исеме йөртә. Тантанада Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айбатов Рамил Тәлгать улы, Камал театры директоры Илфир Якупов һәм Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов чыгыш ясады.