"Килә ява, килә ява..." спектакле белән хушлашу
Дүшәмбе 10.10.2022
21 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Камал театрында Зөлфәт Хәким пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Килә ява, килә ява..." спектакле соңгы тапкыр уйнала. Комедия 5 сезон дәвамында уңышлы гына барды (премьера 2018 елның 16 февралендә булган иде). Соңгы спектакльгә билет алырга ашыгыгыз!
Спектакльдә түбәндәге состав уйнаячак: Рамил Төхвәтуллин, Илтөзәр Мөхәмәтгалиев, Алмаз Гәрәев, Алинә Мөдәрисова, Гөлчәчәк Хәмәдинурова.
Билет алырга Касса: (843) 293-03-74