Камал театрында оркестр солистлары концерты узды
Дүшәмбе 10.10.2022
Кичә Зур залда театр оркестры солистлары концерты булды. Концертта татар һәм чит ил композиторларының әсәрләре яңгырады: Ф.Яруллин, М.Мозаффаров, Э.Галимова, З.Хәбибуллин, В.Моцарт, С.Барбер, П.Сарасате, К. һәм Ф. Доплер, Ф.Давид, С.Шаминад, Г.Клинг.
Концертта чыгыш ясады оркестр солистлары: Илдар Ибраһимов, Ирина Морозова, Динә Закирова, Лилия Хәбибуллина, Ангелина Шарнина, Екатерина Петрова, Эвелина Карпачева, Григорий Беляков, Ангелина Полякова һәм Вячеслав Пуцан.
Кичәне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып барды.
Камал театрының музыка бүлеге мөдире һәм оркестрның баш дирижеры Данияр Мнир улы Соколов.