Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театрында "Нәүрүз" фестивале спектакльләренә билетлар сатыла башлады

Сишәмбе 21.03.2023

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 2023 елның 5-11 июнендә Казанда узачак XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале спектакльләренә билетлар сатуга чыкты. Быел "Нәүрүз" Төньяк Кавказ халыкларының театр сәнгатенә багышлана. Фестивальдә 1000нән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россия төбәкләре - Төньяк Осетия-Алания, Адыгея Республикасы, Дагестан Республикасы, Чечен Республикасы, Кабарда-Балкария, Чувашстан, Башкортостан, Саха, Алтай, Тыва һәм Татарстан Республикаларыннан 30 спектакль тәкъдим ителә 

XVI "Нәүрүз" фестивале спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданнында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече заллары, К.Тинчурин, Г. Кариев исемендәге театрлар һәм Казан яшь тамашачылар театры. Спектакльләр шулай ук ачык һавада да уйналачак. 

Камал театрында күрсәтеләчәк спектакльләргә билетлар инде сатуга чыкты. Билетларны сайттан һәм театр кассасыннан, шулай ук билет операторларыннан да алырга мөмкин. Якын арада билетлар "Нәүрүз" спектакльләре узачак башка театрларның сайтларында һәм кассаларында да сатыла башлаячак.

Программа




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!