Тамашачылар өчен мөһим игълан
Дүшәмбе 05.12.2022
Безнең спектакльләргә билетлар сатуда мошенниклык схемалары ешаю сәбәпле, рәсми сату каналларын искәртеп үтәргә телибез.
Беренчесе - безнең театр сайты kamalteatr.ru. Биредә билетларны комиссиясез сатып алырга була. Бу иң җиңел һәм уңайлы ысул.
Билетларны, шулай ук,Татарстан ур., 1 йорт адресы буенча театр кассасыннан да алырга мөмкин. Касса телефоны: 293-03-74.
Өченче сатып алу ысулы - лицензияле билет операторлары: https://kzn.kassir.ru/, https://kzn.ticketland.ru/, https://afisha.yandex.ru/kazan, https://www.afisha.ru/
Билетлар сатып алганда уяу булыгыз.