ЯҢА 111 СЕЗОН АЧЫЛУГА БАГЫШЛАНГАН ФЛЕШМОБ (ФОТО, ВИДЕО)
Сишәмбе 04.10.2016
Бүген, 4 октябрьдә, Казанның бишенче маршрут трамваенда КДМИның актерлык осталыгы һәм режиссура кафедрасы студентлары (курс җитәкчесе - Фәрит Бикчәнтәев, педагог - Илгиз Зәйниев) флешмоб үткәрделәр.
Трамвайда студентлар Камал театрының "Зәңгәр шәл", "Галиябану", "Җанкисәккәем" спектакльләреннән өзекләр күрсәттеләр. Казанлылар һәм башкалабыз кунаклары шундый кызыклы рәвештә111 сезон ачылышына чакыру алдылар. Флешмоб вакытында трамвайда йөрү барлык пассажирлар өчен бушлай булды.
Искәртәбез, бу Камал театрының 111 сезоны ачылуга багышланган икенче флешмобы. Беренчесе узган атнада метрода үткәрелде.