Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Мәсгутов Идрис Мөдәррис улы

Татарстанның атказанган артисты — 1985
Татарстанның халык артисты - 2009

12.11.1948-23.11.2008  



Мәсгутов Идрис Мөдәррис улы 1948 елның 12 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Гаделша авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, унике ел Әлмәт драма театрында эшли. 1986 елның декабреннән — Татар академия театры артисты. Төрле кызыклы характерлы рольләрдә уйный.

Рольләре: Базарбай — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Гарәп — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш); Ырыскол — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим); Каюм — «Ат карагы» (Т.Миңнуллин); Тархан — «Хуҗа Насретдин», Хисан — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Миңлебаев — «Су төбендә сөйгәнем» (З.Хәким); Поп — «Зөләйха», Шакирҗан — «Җан Баевич» (Г.Исхакый); Кыпчакгол — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Ислам — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Бабич — «Урланган мәхәббәт» (И.Франко); Җиһанша — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Байморат — Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт); Хәмзә - «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков) һ.б.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!