Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Бәби / Дитя

Автор: Илгиз Зәйние

0+
Музыкаль маҗара 2 бүлектә. 
Спектакль 2 сәгать бара. 
Спектакльнең премьерасы 2008 елның 26 декаберендә булды. 
Театр репертуарында: 2008-2013.

Хуҗасыз йортта көн күрүче урам этләре һәм мәчеләр үз ояларында ташландык кеше баласына тап булалар. Каян килгән бу тере төенчек? Кем баласы бу? Аның әти-әнисе кайда? Бәлки аның этләр һәм мәчеләр дөньясына килеп эләгүе очраклы түгелдер? Бәлки бу нарасый бала кешеләр һәм хайваннар арасында дуслык урнаштыру өчен күкләр тарафыннан махсус җибәрелгәндер? Бәлки кешеләр, ниһаять, урам этләрен һәм мәчеләрне җәберләүдән туктарлар? 
Илгиз Зәйниевнең “Бәби” пьесасы буенча куелган җырлы-биюле музыкаль тамаша гаилә белән карау өчен театр тарафыннан махсус иҗат ителде. Спектакль гап-гади сәнгать сурәтләү чаралары ярдәмендә катлаулы тормыш кагыйдәләре белән таныштыра, явызлык һәм игелеклелек, гаделлек һәм җаваплылыкның нәрсә икәнлеген аңлата. 


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!