Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Әтрәк-әләм / Вне закона

Автор: Джим Джармуш

16+

Спектакльнең премьерасы 2016 елда булды.

Театр репертуарында: 2016-2017.

«Спектакльне сәхнәгә куючы Швейцариядән килгән яшь режиссер Мириам Вальтер татар театры артистларының табигате, уйнау стихиясе һәм Джармушның мәсәлгә тартым экзистенциаль трагикомедиясе арасында сирәк очрый торган гармония тудыруга иреште. Лабораторияләрдә куелучы эскиз эшләрдә иң мөһиме - фантазияң белән артистларны таң калдыру, үзеңә тарта, берләштерә алу. Миңа калса, Мириам моны башкарып чыга алды. Спектакль бер сулышта карала, темпоритм ягыннан төгәл һәм гаҗәеп үзенчәлекле стильгә ия. Минем өчен иң зур ачыш – Европаның яшь режиссерларына хас булмаган күренеш - Мириам Немирович-Данченконың: «Режиссер должен умереть в актере», - дигән сүзләрен истә тотып иҗат итә.  Безнең яшь артистлар әлеге куелышта яңача ачылдылар, димәк, Мириам Вальтер әле режиссер-педагог та. Минемчә, тамашачылар спектакльне яратып кабул итәрләр. Чөнки «Әтрәк-әләм», Америка авторы язган һәм Швейцария режиссеры сәхнәләштергән спектакль булуга да карамастан, үзенең эчке яңгырашы буенча бик татарча килеп чыккан. Бу криминаль вакыйгалар безнең даими тамашачыларыбызны куркытмас, театрга тагын да яңа тамашачыларны җәлеп итәр», - дип сөйли Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.


"Фанис Зиганшин и Эмиль Талипов могут справляться со своей работой ничуть не хуже Тома Уэйтса и Роберто Бениньи", портал "Бизнес-онлайн".


"Весь спектакль - цепочка уморительных гэгов", журнал "Собака".


Спектакль реализован в рамках программы "Swiss made в России" Швейцарского совета по культуре "Про Гельвеция"


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!