Камал театрының Уфа гастрольләре: билетлар сатуда
Дүшәмбе 01.08.2022
9 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Уфада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының күптән көтелгән гастрольләре уза. Гастрольләр афишасында соңгы сезон премьералары һәм легендар "Зәңгәр шәл" спектакле. Спектакльләр "Нур" һәм Гафури театрлары сәхнәләрендә уйналачак. Билетлар Камал театры сайтында инде сатуда. Алып калырга ашыгыгыз! Узган ел сатып алынган билетлар гамәлдә.
"НУР" ТЕАТРЫ
9 ноября, "CҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР / УГАСШИЕ ЗВЁЗДЫ", Кәрим Тинчурин
10 ноября, "ХУШ, АВЫЛЫМ / Я НЕ ВЕРНУСЬ", Айдар Җаббаров
11 ноября, "ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ/ Я НЕ ВЕРНУСЬ. МЕЧТЫ", Айдар Җаббаров
БАШКОРТ ДРАМА ТЕАТРЫ
12 ноября, "БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР. МӨҺАҖИРЛӘР / МУТЬ. МУХАДЖИРЫ", Мәхмүт Галәү
13 ноября, "ӨЙЛӘНӘМ.tat / ЖЕНЮСЬ.tat", Илгиз Зәйниев
14 ноября, "САГЫНЫРСЫЗМЫ? / НА ЗАКАТЕ", Артур Шәйдулла
15 ноября, "САНАУЛЫ КИЧЛӘР/ ПЯТЬ ВЕЧЕРОВ", Александр Володин
16 ноября, "ЗӘҢГӘР ШӘЛ / ГОЛУБАЯ ШАЛЬ", Кәрим Тинчурин