"Кино+театр" акциясе апрель аенда да дәвам итә
Дүшәмбе 11.04.2022
"Кино+театр" акциясе апрель аенда да дәвам итә.
17 апрельдә «Мир» кинотеатры 1976 елда төшерелгән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә тамашачыларны көтеп кала. "Легендар Әлмәндәр карт халыкның иң яхшы сыйфатларын үз эченә алды",- диде беренче Президент Минтимер Шәймиев драматург Туфан Миңнуллинны 75 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләп. «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе Камал театры сәхнәсендә 25 елдан артык барды. Ул - Камал театры һәм бөтен татар театры сәнгатенең үзенә күрә визит карточкасына әверелде.
24 апрельдә «Шулай булды шул» спектакле «Кино+Театр» проектының апрель ае тамашалары сериясен йомгаклый. Бу - Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган һәм видео форматында мәңгеләштерелгән тагын бер спектакль.
"Кино+театр" - Камал театры һәм"ТатарКино" оештырган республика акциясе.