Яшел Үзән шәһәренең 4нче мәктәбендә камаллылар белән иҗади очрашу
Пәнҗешәмбе 14.04.2022
Кичә, 13 апрельдә, Яшел Үзән шәһәренең 4нче мәктәбендә Камаллылар белән иҗади очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасының халык артистлары - Луара Шакирҗанова, Фуат Әбүбәкеров, Раушания Юкачева, Венера Шакирова, Татарстан Республикасының атказанган артистлары - Олег Фазылҗанов, Эмиль Талипов, Раил Шәмсуаров һәм Әхмәт Кәримов катнашты. Артистлар музыкаль номерлар башкарды, шигырьләр укыдылар һәм спектакльләрдән өзекләр уйнадылар. Чарада 60 тан артык кеше катнашты.