Илнур Закиров - «Татар сүзе» бәйгесе җиңүчесе
Чәршәмбе 29.03.2023
Кичә, 28 мартта, Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Татар сүзе» III халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды. "Профессионаллар" номинациясендә беренче урынны Камал театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Закиров яулады.
Илнурны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

