Камаллылар "Тантана" премиясенең 3 номинациясендә җиңү яуладылар
Сишәмбе 28.03.2023
Кичә Әлмәт татар дәүләт драма театрында ТР Мәдәният министрлыгының "Тантана 2023" театр премияләрен тапшыру тантанасы үтте. Камал театры артистлары һәм спектакльләре 3 номинациядә премиягә лаек булдылар.
"Иң яхшы икенче пландагы хатын-кыз роле"
Алсу Гайнуллина - "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр";
"Кече формадагы иң яхшы спектакль" - "Көл";
"Зур формадагы иң яхшы спектакль - "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр".
Чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!






























