Камаллылар Салих Сәйдәшевның туган көненә багышланган чараларда катнаштылар
Шимбә 03.12.2022
Бүген ТР Югары Ослан районы балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция булды. Конференциягә өстәп, композитор музыкасына иллюстрацияләр конкурсы да үтте. Әлеге чараларда Камал театры артистлары һәм музыкантлары да катнашты. Алар музыкаль номерлар башкарды.




















