"Шәрык клубы" лекторий ача
Сишәмбе 23.08.2022
XX гасыр башында татар зыялылары оешмасы "Шәрык Клубы" мәдәни агарту эшчәнлеген актив алып бара: әдәби, музыкаль кичәләр даими уздырыла, концерт һәм спектакльләр уйнала, очрашулар оештырыла, төрледән-төрле темаларга лекцияләр укыла. Гасырдан артык вакыт узгач Шәрык Клубы Интерактив мультимедия комплексында кабат лекторий ачыла!
2022 елның 8 сентябреннән һәр айның беренче пәнҗешәмбесе Шәрык Клубының театраль залында күренекле әдәбият, мәдәният, тарих белгечләре, кызыклы спикерлар мәгълүмат белән уртаклашачак. Яңалыкка, үсешкә омтылган һәркемне көтеп калабыз!
Спикер: Тарих фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгьзасы ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ. Лекция темасы: Тарих, гыйлем дөньясына юл нидән башлана? Лекция татар телендә үтәчәк.
Билет алырга
8 сентябрь, 19.00
Татарстан ур., 8
(843) 200-12-37