Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

“Яңа татар пьесасы” – 2022 конкурсы дәвам итә!

Дүшәмбе 22.08.2022

“Яңа татар пьесасы” – 2022 конкурсы дәвам итә! Сезнең игътибарыгызга бәйгенең жюри составын тәкъдим итәбез.

Жюри рәисе: Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе;

Жюри әгъзалары:

Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, ТРның Театр эшлекләре берлеге рәисе;

Гали Арсланов, сәнгать фәннәре докторы, академик;

Ринат Әюпов, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры;

Булат Бәдриев, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры;

Айгөл Габәши, филология фәннәре кандидаты, театр белгече;

Айдар Җаббаров, театр режиссеры;

Нурания Җамали, телевидение режиссеры;

Өлфәт Закирҗанов, филология фәннәре докторы, доцент;

Нияз Игъламов, театр белгече;

Туфан Имаметдинов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры;

Олег Кинҗәгулов, А.Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры;

Рәмис Латыйпов, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш мөхәррире;

Альбина Насыйрова, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити гомуми белем бирү оешмасы» генераль директоры;

Рамил Фазлыев, Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт театрының баш режиссеры;

Гөлшат Фәттахова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире, театр белгече;

Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, театр режиссеры;

Гөлназ Хәсәнова, театр белгече;

Илфир Якупов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2022» премиясенә конкурс игълан ителде.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар; узган «Яңа татар пьесасы» конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми.               

Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.   
Конкурс шартлары үтәлмәгән очракларда, ягъни әсәрнең авторы күрсәтелмәсә, яки автор турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә, пьеса жюри тарафыннан бәяләнгәннән соң да конкурстан чыгарылырга мөмкин.

Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми.      

Пьесалар конкурска 2022 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. 

Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2022» конкурсы.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә.

Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.

Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин

Конкурс 2 этапта уздырыла:

- 1 этапта (2022 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган әсәрләрдән торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.

- 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.   

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2022 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!