Кайгы уртаклашабыз
Якшәмбе 11.06.2023
Татарстан мәдәнияте зур югалту кичерә. Легендар музыкант, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш дирижеры, композитор, Татарстанның халык артисты Рәшид Шәкур улы Мостафин вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы туганнарының, якыннарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша.
Сәнгатькә тугрылыклы булган дустыбыз, коллегабызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.