Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

"Нәүрүз-2023” фестивале көндәлеге: бишенче көн (фото, видео)

Якшәмбе 11.06.2023

Фестивальнең бишенче көне вакыйгаларга иң бай көннәрнең берсе булды. Бу көнне Милли театрлар ассоциациясенең түгәрәк өстәле, «Нәүрүз» катнашучылары белән матбугат конференциясе булды һәм фестивальнең 6 мәйданчыгында спектакльләр күрсәтелде.

«Шарык клубы» интерактив мультимедия комплексында Россия милли театрлар ассоциациясенең (БМА) түгәрәк өстәле узды. Утырыштан соң Сырдарья өлкә музыкаль-драма театры (Үзбәкстан Республикасы) һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Татарстан Республикасы) арасында хезмәттәшлек һәм үзара эшчәнлек турындагы меморандум имзаланды.

Бу хакта тулырак

Матбугат конференциясендә Анда Чуваш дәүләт курчак театрының (Чувашия, Чебоксар) сәнгать җитәкчесе Юрий Филиппов, А.Шогенцуков исемендәге Кабардин дәүләт драма театрының (Кабарда-Балкария, Нальчик) баш режиссеры Басир Шибзухов, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры (Татарстан, Әлмәт) Фәридә Исмәгыйлова һәм «Җиңел канатлар» Әлмәт урам театры режиссеры ярдәмчесе (Татарстан, Әлмәт) Жанна Юшко катнашты.

Бу хакта тулырак

Әкият курчак театрында Чуваш дәүләт курчак театры “Өч кояш” спектаклен күрсәтте.

Театр тәнкыйтьчесе Марина Дмитриевская (Санкт-Петербург шәһәре) спектакль турында:

"Бу театрның уңышсыз спектакле дип саныйм. Һәм залдан күренгәнчә, балалар минем белән бер фикердә, чөнки спектакль башлангач соң ун минут үтүгә, аларның игътибары таралды, шаулаша башладылар. Телефонда утырдылар, чөнки бу таркаулыкта нидер аңлау мөмкин түгел иде. Курчак йөртү белән бәйле проблемалар күп. Курчакның ягы белән гәүдәсе бер дулкында түгел, артистлар аларны утын кебек йөртә. Сәхнәдә курчакларга төрле приборлар комачаулый, без аларны вакыт-вакыт кына күреп алабыз. Сәхнәдә нәрсә барганын аңлау бик авыр булды.”

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Йосыф»спектакле күрсәтелде.

Спектакль нигезендә урта гасырларда яшәгән (XIII гасыр) күренекле болгар шагыйре Кол Галиның «Кыйссаи Йосыф” поэмасы, шулай ук 111 аятьтән торган һәм Йосыф пәйгамбәр тормышы турында сөйләүче Коръәннең 12 нче сүрәсе ята.

Музыкаль-пластик спектакль татар халкының иң танылган китабына яңача караш тәкъдим итә. Әлеге борынгы тарих заман тамашачысына намуслылык һәм гаделлек, язмыш һәм максат, сынаулар һәм ныклык, бөек мәхәббәт һәм яхшылыкның явызлыкны җиңү көченә ия булуы турында сөйли. Искиткеч рухи ныклыкка, ышандыру көченә ия булган Йосыф катлаулы дөньяда яктылыкка һәм яхшылыкка юл тоту үрнәге булып кала. Бу гасырлар һәм чорлар аша уза алган, иң авыр вакытларда кешеләргә ярдәм иткән хакыйкать.

Г.Камал театрының зур сәхнәсендә “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектакле тәкъдим ителде.

Спектакль иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, 1880 еллар ачлыгы, 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышларын сурәтли.

Дөньяда ни генә булмасын, кеше бәхетле булырга тели… Ә нәрсә ул бәхет? Шатлык, муллык, мәхәббәт, өмет, ышаныч... Бу сорауга җавап табу бик авыр, ә кайчагында мөмкин дә түгел… Чыннан да, бу бөтен нәрсәне үз эченә алган төшенчәнең төгәл билгеләмәсе юк, ә аның турында үз сорауларына җавап эзләүче Кеше бар...

Казан Яшь тамашачы театрында А.Шогенцуков исемендәге Кабардин дәүләт драма театры Н.Гогольнең «Ревизор» спектаклен тәкъдим итте.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов (Казан шәһәре) спектакль турында:

«Минем өчен бу Кабардин театры белән беренче очрашу. Алар искиткеч, аларның бөтенләй үзенчәлекле темперамент, бик кызыклы актерлык техникасы бар. Аларның Мәскәүдә Щукин училищесында укыганнары сизелеп тора, әмма шулай да аларның үзләренә генә хас булган үзенчәлекләре бар. Спектакльгә килгәндә, монда сценография белән проблема һәм режиссурада җитешселекләр бар. Мин бу «Ревизор»ны автор сөйләгәннәргә гади иллюстрация буларак кабул итә алам, тик ул ялыктыра. Кабардин «Ревизор”ын башка «Ревизор”лардан аермалы итеп, башкача күрәсе килә. Миңа шул җитеп бетмәде. Ә гомумән, миңа артистлар бик ошый. Алар шундый җылы, талантлы, энергиялары ташып тора. Яхшы режиссер белән рәссам да булса... Костюмнар кызыклы, әмма сценографиядә бик күп артык әйберләр бар. Мин бу театр белән танышуыма шат, труппа бик ошады. Миңа калса, аларның мөмкинлекләре зур».

К.Тинчурин исемендәге Театр «Идегей» спектаклен тәкъдим итте. «Идегәй» – татар халкының иң танылган тарихи эпосларының берсе. Ул Алтын Урда таркалу чорында булган тарихи вакыйгаларга нигезләнгән.

Эпоста сәнгати формада татар халкының формалашу чоры тасфир ителә. «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә исә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.

Кабан күле буенда “Җиңел канатлар” Әлмәт урам театры “Әби әкиятләре” спектаклен тәкъдим итте.

«Әби әкиятләре» – Бер татар әбисенең йорты аша авыл атмосферасына чумарга ярдәм итә. Ул фантастик төрки персонажлар турында кызыклы легендалар, әкиятләр сөйли. Тамашачы каршында Убырлы Карчык, Шүрале, Зөһрә кыз, Су Анасы, Алтынчәч һәм Каракүз пәйда була. Бервакыт авыл янында урнашкан могҗизалар тулы Әкиятләр Урманына Аҗдаһа килә һәм үзенең утлы сулышы белән урманны яндырам дип яный. Могҗизалар урманын коткарырга бер Малай китәю Аңа явыз көчне туктатырга чын могҗиза һәм ихласлык ярдәм итә.







Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!