Угасшие звёзды / Сүнгән йолдызлар
До начала осталось:
Угасшие звёзды / Сүнгән йолдызлар
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Тамашачыга үз фикерен җиткерә алганда театр яши

Дүшәмбе 12.06.2023

Кичә фестивальнең матбугат үзәгендә Төркия һәм Россия төбәкләре - Төньяк Осетия, Чувашия һәм Татарстан театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе узды. Анда Төркия дәүләт театрлары генераль директоры Мостафа Курт, В.Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Гиви Вәлиев, К. Иванов исемендәге Чуваш академия театры артисты Григорий Федоров һәм Т.Миңнуллина Түбән Кама татар драма театры директоры, баш режиссеры Рөстәм Галиев катнашты.

Төркиядән килгән кунак Мостафа Курт «Нәүрүз» фестивалендә катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Бу очрашу безнең өчен бик мөһим. Монда төрле халыкларның спектакльләрен карый алуыбыз кадерле. Мин барлык спектакльләрне дә колакчыннарсыз карадым", - дип сөйләде ул.

Төркия фестивальдә үлемсез булырга теләгән кеше турында «Китап кибете. Мәңгелек” спектаклен тәкъдим итә. Аны 80 тапкырдан артык уйнаганнар. Мостафа Курт билгеләп үткәнчә, бу спектакльне аларның илендә бик яраталар. Репертуарда классиклар: Шекспир, Мольер һәм Чехов әсәрләре буенча спектакльләр дә бар, әмма фестивальләргә алар төрек авторларының әсәрләрен алып китәләр.

Һәр “Нәүрүз” фестивале берәр халыкның театр сәнгатен яктырта. Быелгы фестиваль Төньяк Кавказ театрларына багышланды.

«Без барыбыз бергә зур бер илдә яшәсәк тә, бер-беребез турында аз беләбез. Фестиваль җитәкчелегенә быелгы фестивальне безгә багышлаганнары өчен зур рәхмәт», - дип сөйләде Төньяк Осетия театры рәссамы Гиви Вәлиев. - Без Казанның ни дәрәҗәдә театраль шәһәр икәнен беләбез, сезне үзебезнең театр белән дә таныштырырга телибез. Сезгә ошарга тиеш». Аның сүзләренчә, әгәр барысы да килеп чыкса, театрлар арасында алмаш гастрольләр булачак.

«Без сезгә иң театраль шәһәрдән - Вахтанговның туган ягыннан килдек. Безнең театр - Төньяк Кавказдагы бердәнбер академия театры. Осетин театры Казанда гастрольләрдә инде булды. Без бу сәхнәдә уйнаганда бик дулкынландык, - дип сөйләде Гиви Вәлиев. - Минем Камал театрына, режиссер Фәрит Рәфкать улына булган мәхәббәтем алар безгә «Чикләрсез Театр» фестиваленә «Кара чикмән» спектакле белән килгәч башланды. Мин спектакльне тын да алмыйча карадым. Режиссерыгызны саклагыз. Бу бик мөһим. Театр бар, һәм режиссер булганда сезне бөтен җирдә беләчәкләр. Әгәр режиссер булмаса, бернинди директор да театрны саклап кала алмый, хәтта сәхнә алтыннан ясалган булса да.

Ул сөйләгәнчә, Кавказда кешеләрнең бер-берсенә, хатын-кызга, өлкәннәргә, хөрмәте зур. Бу көндәлек тормышта гына түгел, театрда да яшәргә булыша. Театр Россиянең күп кенә театрлары белән дуслык мөнәсәбәтләрен саклый. Кавказ - зур һәм көчле төбәк. Дагестанда 12, Төньяк Осетиядә 7 профессиональ театр бар.

К.Иванов исемендәге Чуваш академия театры «Нәүрүз»гә «Миндә ут сүнсә дә, син янудан туктама!" спектаклен алып килде.

Язучы Михаил Сунтал фикере буенча, бу чуваш авылында туган һәм бөтен дөньяга танылган малай тарихы. Ул Никита Бичурин - чуаш халкының килеп чыгышын тикшергән һәм бөтен дөньяга танылган кытай белгече булган. Сөйгәненең фаҗигале үлеменнән соң, ул никахка кермәскә ант итә һәм үзен Аллага хезмәт итүгә багышлый.

«Фестивальдә төрки телле халык буларак кына катнашмавыбыз бик күңелле күренеш. Театрыбызның тамырлары Казан белән бәйле. Ул биредә, хәзерге Казан Яшь тамашачы театры бинасында барлыкка килде", - дип сөйләде чуваш театры артисты Григорий Федоров. – “Нәүрүз” фестивале милли театрларга үз эшләрен күрсәтергә һәм, әлбәттә, башкаларны карарга мөмкинлек бирә, бу тәҗрибә уртаклашу».

Татарстан Республикасының Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры «Нәүрүз» фестивалендә һәрвакыт катнаша.

«Бүген республика районнарында һәм авылларында Сабантуйлар башланды. Безнең Сабантуй монда. Оештыручыларга «Нәүрүз»гә чакырулары өчен рәхмәт белдерәбез, - диде Рөстәм Галиев. - Безнең театр үз юлы белән эшли, аның үз юлы бар. Без фестивальләрдә, гастрольләрдә катнашабыз. Тамашачыларга теләгән фикерләребезне җиткерәбез”.

Аның фикеренчә, театр үзенең фикерен җиткерә һәм “кычкыра” белмәсә, туктап калырга мөмкин.

Түбән Кама театры фестивальгә Мансур Гыйләҗевнең «Бичура» әсәре буенча куелган «Аксак» спектаклен алып килде. Спектакль хәзерге җәмгыятьнең нигә аксавы турында.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!