Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Юка­че­ва Раушания Хөснетдин кызы

Татарстанның атказанган артисты — 2003
Татарстанның халык артисты — 2009
Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты — 2019



18.02.1959 - 17.07.2022

Юка­че­ва Раушания Хөснетдин кызы 1959 ел­ның 18 фев­ра­лен­дә Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1981 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Әл­мәт те­ат­ры­нда эшли башлый. 1983 ел­дан — Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да. Ул иҗат ит­кән төр­ле сөй­кем­ле яшь ха­тын-кыз об­раз­ла­ры­на йом­шак­лык, ли­ризм хас.

Роль­лә­ре: Зөл­фия — «Зөл­фи­я» (К.Әми­ров); За­ри­ма — «Ки­тәм ин­де» (Р.Хә­мид); На­та­ша — «Һа­ва­лар­да йол­дыз» (М.Горь­кий бу­ен­ча); Гай­ни — «Бә­хет­сез егет» (Г.Ка­мал); Ай­шә — «Без ки­тә­без, сез ка­ла­сыз», Тәм­ле­та­мак — «А­выл эте Ак­бай», Са­җи­дә — «Ди­ләф­рүз­гә дүрт кия­ү» (Т.Миң­нул­лин); Әми­нә — «Ләй­сән ире Хә­сән» (Ю.Са­фиул­лин); Сә­ки­нә — «Ми­рас» (Г.Ка­юм); Фир­дә­вес — «Ка­зан егет­лә­ре», «Та­гын Ка­зан егет­лә­ре», Ру­фия — «Би­чу­ра» (М.Гый­лә­җев); Ма­ша — «Боз ас­тын­да дул­кын» (Ә.-Т.Рах­ман­ку­лов); Ни­на — «Тол ха­ным­да тук­та­лыш» (Э.Ла­биш); Мәр­фу­га — «Са­таш­кан сан­ду­гач» (Р.Зәй­дул­ла); Дри­гам­бәр — «Порт­фель», Та­най — «Җи­рән чи­чән һәм Ка­ра­чәч сы­лу», Бәди – «Гөлҗамал» (Н.Исән­бәт); Са­җи­дә — «Ки­лә ява, ки­лә ява...», «Ява кар­лар, ява кар­лар...» (З.Хә­ким); Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик», Җәүһәрова Ландыш – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.



ПРЕССА:

“Гомерне ялтыравыкка сарыф итмиләр. Бу бәйрәм дә ясалма”. "Ватаным Татарстан". 08.03.2019 ел.

Раушания Юкачева: «Мин беркайчан да кәнәфиемә ябышып утырмадым». "Шәһри Казан". 24.03.2019 ел.



Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!