Коза, овца и др. / Кәҗә, сарык һ.б.
До начала осталось:
Коза, овца и др. / Кәҗә, сарык һ.б.
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Ут күршеләр / Дачный сезон

Автор: Салават Юзеев

12+
Комедия 2 бүлектә. 
Спектакль 2 сәгать 20 минут бара. 
Спектакльнең премьерасы 2010 елның 7 ноябрендә булды.
Театр репертуарында: 2010 - 2019 

Җәй җитү белән шәһәр халкының күбесе һәрвакыттагыча зур энтузиазм белән бакчаларына һәм дачаларына ашыга; иртәдән кичкә кадәр баш күтәрми хезмәт итеп, уч төбе кадәр җиреннән зур уңыш алу турында хыяллана. Имеш, илнекен үк булмаса да, бер генә гаиләнең булса да азык-төлек программасын хәл итәсе иде. Ял итәргә вакыты юк безнең халыкның. Әле дә ярый, утырту, су сибү кебек бакча эшләре арасында гашыйк булу, өйләнешү, яки аерылышу кебек тормыш мәшәкатьләренә вакытлары кала. Кичләрен күршеләр белән бергәләп чәй эчкәндә кояш баеганны күзәтсәләр, иртән ялгыз таң аттыралар. Тик менә соңгы арада көрәк, тырма, сәнәк, чиләк, су сибә торган шланг һәм башка эш коралларының эзсез югалуы бакчачыларны бик нык борчый. Аларның төп бурычлары - каракны тоту. Маҗараларга бай бу детектив вакыйга аркасында спектакль геройлары мәхәббәтләрен югалтып яңадан табарга да, шул ук вакытта, урта яшь кризисын кичереп, аны уңышлы җиңеп чыгарга да өлгерәләр.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!