Нәүрүз 2024
VIII Халыкара "Нәүрүз" театр-белем бирү фестиваль-форумы
VIII Халыкара "Нәүрүз" театр-белем бирү фестиваль-форумы
Нәүрүз 2024
2024 елның 27 маеннан 2 июненә кадәр Казанда республикабызның мәдәни тормышында мөһим вакыйга – VIII Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү фестиваль-форумы үтә.
Гаризалар кабул итү 1 февральдә башлана, 15 апрельдә тәмамлана!
Форум онлайн һәм офлайн форматта оештырыла.
Форумта катнашу бәясе (онлайн/офлайн) 7 000 сум тәшкил итә.
VIII Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү фестиваль-форумы
Форумда катнашучылар өчен традицион рәвештә актерлык осталыгы, режиссура, курчак театры актеры һәм режиссеры сәнгате, сценография буенча мастер-класслар, театр өлкәсендә менеджмент, PR-технологияләр, әдәби һәм сәнгать-куелыш бүлекләре эше буенча лекцияләр һәм семинарлар үтәчәк.
Фестиваль-форум педагоглары – Россия һәм БДБ илләреннән театр сәнгате һәм менеджментының әйдәп баручы белгечләре.
Дәресләр рус телендә бара.
СТРУКТУРА:
Актёрлык осталыгы
Курчак театры артисты һәм режиссёры сәнгате
Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент, PR-технологияләр һәм законнар
Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эшчәнлеге
Сәнгать-куелыш бүлеге эшчәнлеге
Театр музее һәм архивы: проблемалар һәм үсеш юнәлешләре
Фестиваль-форумның оештыручысы:
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;
Фестиваль-форумның партнерлары:
- Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге;
- КФУ, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты;
- Казан театр училищесы;
- «Әкият» Татар дәүләт курчак театры;
- Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры.