Йосыпова Мәрьям Хәмзә кызы
Татарстанның атказанган артисты — 2007
Йосыпова Мәрьям Хәмзә кызы 1967 елның 6 мартында Татарстанның Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туа. 1988 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле характердагы рольләр уйный.
Рольләре: Вера — «Илгизәр + Вера», Үринә - «Гөргөри кияүләре», Сания – «Йөрәк маем», Нурия – «Үзебез сайлаган язмыш», Хәдичә - «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин); Чәчкә — «Мирас» (Г.Каюм); Хәерниса — «Галиябану» (М.Фәйзи); Даша — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Каролина — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Лилия – «Кылый Кирам балдагы», Әлфинур – «Әле кичә генә яз иде» Аманулла; Гөлсем — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Хәбибә — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», Венера — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев), Галия – «Күрәзәче», Корреспондент – «Телсез күке» (З.Хәким); Азалия – «Ташлама мине» (Ф.Бүләков); Эльфа - «Люстра» (И.Зәйниев) һ.б.