ҖАНКИСӘККӘЕМ / СВЕТ МОИХ ОЧЕЙ
До начала осталось:
ҖАНКИСӘККӘЕМ / СВЕТ МОИХ ОЧЕЙ
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
0

VI «Нәүрүз» Халыкара театр-белем бирү фестиваль-форумы


VI "Нәүрүз" Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумының
сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасы
Театр эшлеклеләре берлеге рәисе
Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәевнең
катнашучыларны һәм кунакларны сәламләү сүзе

Кадерле дуслар, сезне кунакчыл Татарстан җирендә сәламләвебезгә бик шатбыз дип, дәвам итәсе килә... ләкин, 2020 елда, бүгенге катлаулы чикләүләр чорында,  без сезне чиксез интернет киңлекләрендә күрешергә чакырабыз. 

VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форум-фестивале БУЛАЧАК дип игълан итәбез!

Без белем бирү программасын кичектермичә үткәрү мөмкинлеге хакында күп уйландык һәм аны онлайн-форматта планлаштырылган вакытта үткәрергә карар кылдык.

Белүегезчә, ел саен Форумның белем бирү лабораторияләренең эшчәнлеге аерым бер темага нигезләнә. Үткән "Нәүрүз"нең герое ТЕКСТ иде. Иҗатның нигезе, коралы һәм нәтиҗәсе буларак текст.

VI Форум проблематикасын билгеләгәндә без ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институты (ITI) һәм AKT-ZENT Бөтендөнья театраль тренинг институты белән берлектә «Киләчәкне киләчәк билгели» дигән девиз астында «Гиперкиңлектә театраль белем» темасын күтәреп, гибрид белем бирү концепциясе хакында сөйләшергә, чиксез мөмкинлекләргә ия булган онлайн-белем бирү, аны театр сәнгате өлкәсендә куллану, уңай һәм җитешсез якларын барлау турында фикер алышырга планлаштырган идек.

Ике ел үтте һәм, көтмәгәндә, киләчәк киләчәкне генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә бүгенге көнебезне дә билгеләде. Яңа программа төзегәндә, уйлаган темаларыбыз теория язу һәм фикер алышу сәбәпчесе генә булып калмыйча, актуаль чынбарлыкка әверелер дип күз алдына да китермәгән идек.

Без бүгенге вәзгыятьне ничек бар шулай кабул итәбез һәм сезне Форумда онлайн-катнашырга, дөньякүләм танылган укытучылардан профессиональ белем алырга, тормыш һәм профессиональ заман киңлекләренең позитив мөмкинлекләре белән практикада танышырга чакырабыз. 

Сез, катнашучылар өчен дә һәм без, оештыручылар, педагоглар өчен дә, быелгы VI Форум кызыклы эксперимент булачак. Әлеге зур лаборатор эш яшеренеп яткан иҗади ресурсларны ачарга һәм кулланырга, профессиональ коралларны төрләндерергә, театраль белем бирү горизонтларын киңәйтергә, аны практикада кулланып карарга мөмкинлек тудырачак.

Барыгызга да нәтиҗәле эш, гиперкиңлекләрдә яңа кибертеатраль кичерешләр телибез! Офлайн күрешкәнгә кадәр! 


 VI "Нәүрүз" Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы

2020 елның 8 - 17 июнендә Казанда VI "Нәүрүз" Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы узачак. Пандемия белән бәйле булган чикләүләргә карамастан, Форум үз тарихында беренче мәртәбә үз эшен онлайн-форматта дәвам итәчәк!

Форумда катнашучылар өчен онлайн-форматта театр педагогикасы, актерлык осталыгы, курчак театры сәнгате, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театраль тәнкыйть, әдәби һәм сәхнәгә кую бүлекләре эшчәнлеге буенча лабораторияләр, лекцияләр һәм семинарлар узачак.

Форумның педагоглары – Германия, Колумбия, Польша һәм Россиянең театр сәнгате һәм менеджменты буенча танылган белгечләре.

Быелгы "Нәүрүз" виртуаль форумы Россиянең генә түгел, ә бөтендөнья театр эшлекләре өчен, өйдән чыкмый гына,театр сәнгатенең чиксез дөньясына чуму һәм эксклюзив педагогик программаларда катнашу мөмкинлеге бирә.

Форум тәмамланганнан соң барлык катнашучыларга VI "Нәүрүз" Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы Сертификаты тапшырылачак.    

Лабораторияләр рус телендә үтә.


СТРУКТУРА: 

1. Театр педагогикасы. Актёрның роль өстендә мөстәкыйль эшләве.

2. Актёрлык-Режиссёрлык курсы

3. Актерлык сәнгате. Сәхнә теле.

4. Актерлык сәнгате. Пластика.

5. Заман театры. Үсеш юнәлеше.

6. Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент һәм PR-технологияләр.

7. Курчак театры.

8. Театраль тәнкыйть һәм әдәби бүлек эшчәнлеге.

9. Сәхнәгә кую бүлеге эшчәнлеге.

 Форумны оештыручылар: 

- Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы;
- Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге.


Форумның техник партнеры - ICL Техно


«Акыл өчен күнегү» театраль тренингының яңа юнәлешләренә багышланган фәнни конференция

VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы кысаларында 15-17 июньдә «Акыл өчен күнегү» театраль тренингының яңа юнәлешләренә багышланган фәнни конференция үтәчәк. 

Бөтендөнья театр педагоглары, экспертлары һәм практиклары пандемия шартларында педагоглар алдында торган яңа проблемалар, шулай ук, бүгенге үзгәрешләр чорында театраль белем бирү үсешенең перспективалары турында фикер алышачак.

Цифровизация заманында сәнгать дисциплиналарына укытуның киләчәге нинди? Цифрлы фикерләү актерның спектакль кысаларындагы яшәешенә, зиһен үсешенә, драматургиягә ничек тәэсир итә? Белем бирү ысуллары һәм һөнәри алымнарны үзләштерү чаралары нинди үзгәрешләр кичерә. Конференциядә әлеге һәм башка күп кенә сораулар күтәреләчәк.

Конференцияне оештыручылар: AKT-ZENT Бөтендөнья театр тренингы институты, ЮНЕСКО карамагындагы Халыкара театр институты (ITI), "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы.

Конференциянең кураторы: доктор, профессор Юрий Альшиц (Германия). Конференциянең җитәкчесе һәм модераторы: Кристин Шмэлор (Германия).

Конференция рус һәм инглиз телләрендә уза.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес