"Фикер" клубында яңа очрашулар
Чәршәмбе 26.10.2022
5 ноябрь 15.00 сәгатьтә "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексында «Фикер» татар китабы клубының чираттагы очрашуы була. Бу юлы Мәхмүд Галәүнең икенче романы — «Мөхәҗирләр»не укыйбыз.
"Фикер" клубы - "Шәрык клубы", Камал театры һәм Милли китапханәнең уртак проекты.
Исегезгә төшерәбез, 4-6 ноябрьдә Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Болганчык еллар. Мөхәҗирләр" спектакле премьерасы була.
Татарстан ур., 8
8 (843) 200-12-37