Камал Театры түбәсендә экскурсия / Экскурсия на крыше Театра Камала
До начала осталось:
Камал Театры түбәсендә экскурсия / Экскурсия на крыше Театра Камала
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Яңа татар пьесасы проекты

Драматургия өлкәсендә беренче конкурс 2004 елны Г.Камал исемендәге 

Татар дәүләт Академия театры инициативасы белән үтте. Хәзер конкурс 

ике елга бер мәртәбә үткәрелеп килә. Конкурсның жюри әгъзалары 

хөрмәтле әдәбиятчеылар, җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать белгечләре, 

тәнкыйтьчеләр, режиссерлар, журналистлар һәм мәдәният, сәнгать эшлеклеләре.


Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры «Яңа татар пьесасы» – 2025 яшь драматурглар лабораториясе игълан итә. Әлеге Лаборатория яшь талантлы авторларны ачыклау, аларны драматургия осталыгы нигезләренә өйрәтү һәм татар пьесалары банкын тулыландыру максаты белән үткәрелә.

Лабораториядә катнашу өчен претендент ирекле формада гариза һәм резюме (1 бит), лабораториядә катнашуының максатлары һәм сәбәпләре хакында эссе (2-3 бит) тәкъдим итә.

Оештыру комитеты Лабораторияне гамәлгә куючылар берлектә катнашучылар төркемен (12-15 кеше) сайлый һәм алар «Яңа татар пьесасы» иҗат лабораториясенең барлык этапларын узалар.

Укулар Казанда яшәүчеләр өчен офлайн форматта Камал театрында, ә районнарда яки авылларда яшәүчеләр өчен читтән торып онлайн форматта оештырыла.

Үткәрү этаплары:

1.     Гаризалар җыю һәм катнашучылар исемлеген раслау – 1-20 апрель 2025;

2.     «Иҗади уку» – катнашучылар абруйлы театр һәм драматургия белгечләре җитәкчелегендә уздырылган семинарларда белем алалар. 21 апрель – 30 июнь 2025;

3.     «Пьеса язу» – катнашучылар остазлары җитәкчелегендә оригиналь пьесалар язалар. 1 июль – 15 сентябрь, 2025;

4.     Пьесаларны сайлау. 15 сентябрь – 15 октябрь, 2025 (15 сентябрьгә кадәр эшләрен тапшырмаган катнашучылар лабораториядән чыгарыла);

5.     Режиссерлар белән эш. 15 октябрь – 1 ноябрь, 2025;

6.     Пьесаларны эскиз яки читка формасында җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү.

Лабораториянең педагоглары: драматург, сценарист Гыйләҗев Мансур Аяз улы; филология фәннәре докторы, К(П)ФУ профессоры Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек җитәкчесе Фәттахова Гөлшат Низам кызы.

Гаризалар ntp@kamalteatr.ru электрон почтасына кабул ителә.

Конкурс турында белешмәләрне 8 (843) 293-52-50 телефоны яки ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!